Әгерҗе урманчылыгында участок урманчылары һәм мастерлар Әгерҗе шәһәре һәм районы мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында ясалган кош җимлекләрен элеп чыктылар

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе

Урман белгечләре Әгерҗе коррекция интернат-мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән бергә “Орешник” урман ял зонасына барып, кош җимлекләре элделәр. Балалар аларга үзләре белән алып килгән кош җимнәрен дә салып чыкты. Кышкы урманда алар өчен әңгәмә дә уздырылды. “Кышын кошлар ашатыгыз” акциясендә катнашучы һәркемгә татлы бүләк бирелде. Әгерҗе коррекция интернат-мәктәбенә, узган Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елына багышланган чараларда актив катнашканы өчен, Әгерҗе урманчылыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Укучыларга мөрәҗәгать итеп, “Әгерҗе урманчылыгы” оешмасы башлыгы, урман белгече Афанасий Данилов: “Кошларның язмышы күбесенчә кешеләрнең рәхим-шәфкатенә һәм юмартлыгына бәйле. Тамак тук булса, суык өшетми, диләр, шуңа күрә, барыбыз да канатлы дусларга булышырга тиешбез. Аларга күп кирәкми. Кем орлык сипсен, кем ипи бирсен. Шулай итеп күпме кошны ач үлемнән коткарырга була! Шәһәрдә яшәүче күпләр “Орешник” ял паркына йөри, берсенә дә үзе белән азрак кош җиме алып килү кыен түгел бит. Алар бигрәк тә хәзерге вакытта безнең ярдәмгә мохтаҗ”, – диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International