2014 елда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының тармак оешмалары “Авыл клублары” программасын дәвам итәчәк

2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Программа республиканың барлык муниципаль районнарында башкарыла һәм өч елга исәпләнгән. Шул вакыт эчендә Татарстанда йөзгә якын авыл клубы һәм мәдәният йорты төзелергә я реставрацияләнергә тиеш. Министрлыкка караган “Урман” дәүләти-бюджет оешмалары 2013 елда төзүчеләргә 46 авыл клубы өчен ферма конструкцияләре ясап тапшырдылар, шуның белән президент программасындагы үз өлешләрен үтәделәр.

2014 елның 1 мартына кадәр подряд оешмалары белән агач ферма конструкцияләре ясап бирү турында килешүләр төзеләчәк. Хәзерге вакытта министрлык оешмаларында агач әзерләү бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International