“Озын Ялан Татарстанның иң күренекле урыны булып китәргә мөмкин”, – дип белдерде Тәтеш районындагы “Озын Ялан” дәүләти табигать тыюлыгында булганнан соң Kohl&Partner Австрия компаниясе менеджеры Кристофер Хинтерегер. Компания Көнбатыш Европа илләре һәм Россия Федерациясе регионнары өчен туристик стратегияләр әзерли. Тәтеш районының туристик мөмкинлекләре белән танышканнан соң, К.Хитерегер тыюлык территориясендә урнашкан матур пейзажларны, уникаль табигать һәйкәлләрен атап үтте һәм аларны туристик Татарстан проектын тормышка ашыру өчен потенциал дип бәяләде.
(“Авангард” газетасының 06.02.2014 саны материаллары буенча)