Идел буе федераль округындагы РФ субъектларын янгын куркынычы сезонына әзерләү буенча селектор киңәшмәсе

2014 елның 14 феврале, җомга

Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский үткәргән киңәшмәдә “Авиалесохрана” федераль идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Владимир Гришин, округтагы РФ субъектларының башкарма хакимият органнарының урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә вәкаләтле җитәкчеләре, шул исәптән Татарстан Урман хуҗалыгы министры катнашты.

А.Орнатскийның әйтүенчә, алдагы янгын куркынычы сезонына әзерлек чорында төп мәсьәлә булып оештыру эшләрен хәл итү, урманнарда янгын куркынычсызлыгы чараларын планлаштыру һәм урман янгыннары белән бәйле гадәттән тыш хәлләрне булдырмау тора. Идел буе ФО буенча Урман хуҗалыгы департаментында төзелгән эш төркеме урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планнары проектларын тиешлечә тикшереп, алар буенча нәтиҗәләр әзерләгән. Татарстанда урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы барлык органнар белән килештерелгән һәм Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе В.А.Лебедевка кул куюга бирелгән.

(Идел буе ФО матбугат хезмәте материаллары буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International