Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясе эскизлары буенча православие чиркәүләре өчен буралар бурау турындагы Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов йөкләмәсенә ярашлы рәвештә, “Кама урманчылыгы” дәүләти казна оешмасы һәм “Кама урманы” дәүләти бюджет оешмасы Мамадыш районы Албай авылында чиркәү фундаментын салуны төгәлләде. “Әлмәт урманчылыгы” дәүләти казна оешмасы һәм “Әлмәтлес” дәүләти бюджет оешмасы Яңа Чишмә районы Ленино авылындагы чиркәүне торгызу өчен 150 кубометр агач әзерләде. Хәзерге вакытта 26 х 8.4 метрлы төп бураның 5 ниргәсе буралган, идән һәм түшәм өчен материаллар әзерләнә.