Озын Аланда кар десанты

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе

Тәтеш районы Нармонка авылы мәктәбе укучылары “Озын Алан” тыюлыгында булдылар. Тыюлык белгечләре аларны тыюлык территориясе буйлап табигать һәм күренекле урыннар белән таныштырып йөртте. Укучылар карагай аллеялары һәм “Ташлы алан” буйлап чаңгыда уздылар, анда яңа куян, кабан, төлке эзләре күрделәр, кайсы җәнлек икәнен тиз таныдылар.

Экскурсиядән соң балалар “Озын Алан” тыюлыгының экологик агарту кабинетына кереп, рәсемнәр күргәзмәсе, “таш почмак” экспонатлары, ТР Кызыл Китабына кертелгән, шушы табигый тыюлыкта очрый торган сирәк хайваннар һәм үсемлекләр белән таныштылар. Очрашу азагында барысы бергәләп балалар үзләре ясаган һәм тыюлыкка бүләккә алып килгән кош җимлекләрен элеп чыктылар.

Шуннан соң исә “Елизавета” чишмәсе суында шифалы үләннәр кушып пешерелгән чәй эчтеләр. Озын Аландагы очрашу турында тәэсирләрен Истәлек китабына язып калдырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International