ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Харис Мусинга авыл хуҗалыгы фәннәре докторы дипломы бирелде

2014 елның 25 феврале, сишәмбе

Фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсен яклау Башкортстан дәүләт аграр университетында узды. Республика урманчылыкларында зур гамәли эш тәҗрибәсе булган Харис Мусин үзенең фәнни кызыксыну өлкәсе итеп Урта Идел буенда урманнарны рекреация өчен файдалануны алган. Зур шәһәрләр һәм индустриаль үзәкләр тирәсендәге рекреация ресурсларын киеренке үзләштерү урманнарның сыйфаты төшү белән хәвефле. Х.Г.Мусинның диссертациясендә исә урманнардан бәрәкәтле, баланслы, табигый тирәлекне саклап файдалану нигезләре эшләнелгән.

Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы дипломы Х.Г.Мусинга Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International