Республиканың барлык урманчылыкларында язгы-җәйге сезон өчен 130га якын яңа ял урыны булдырыла. “Татарстан Республикасының иң яхшы урманчылыгы” конкурсы шартлары буенча, урман территориясендәге архитектур корылмалар төрлечә булырга һәм халык өчен уңайлы җирдә урнашырга тиешле.
2013 елда 140 шундый урман мәйданчыгы төзелгән иде, иң яхшы төзекләндерүчеләр дип Кызыл Йолдыз, Бөгелмә һәм Минзәлә урманчылыклары танылды.