Сессиянең көн тәртибендә – районның 2013 елгы социаль-экономик үсеш нәтиҗәләре һәм 2014 елга планнары. Аның эшендә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин һәм Әгерҗе муниципаль районы башлыгы В.В.Макаров катнашачак.
Әгерҗе районында ТР Урман хуҗалыгына буйсынган Әгерҗе урманчылыгы, “Әгерҗе урманы” дәүләти бюджет оешмасы һәм “Кичкетаң” комплекслы дәүләти табигать тыюлыгы бар, алар сессия узган Мәдәният йортында үз күргәзмәләрен оештыра.