ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев Әлмәттәге киңәшмәдә катнаша

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрә. Анда катнашучылар 2013 елгы эшкә йомгак ясаячак һәм 2014 елга планнарны тикшерәчәк.

Геологик тикшерү эшләрен башкару һәм линия объектларын төзү өчен нефтьчеләр урман кишәрлекләрен дә арендалыйлар. Хәзерге вакытта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм кече нефть компанияләре арасында тулаем 797.13 гектар урман кишәрлекләрен арендалау буенча 66 килешү төзелгән, 65 килешү буенча уңай дәүләти экспертиза нәтиҗәләре нигезендә урманнарны үзләштерү проектлары эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International