Данияр Гатинның “Норлат районы халкы. Татарстан Республикасының башка районнары белән чагыштырма анализ” дигән тикшеренү эше Татарстаннан бердәнбер булды, һәм анда конференциянең биология, экология, география кебек өч фәнни юнәлеше берләштерелгән иде. Мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Т.И.Чибидина җитәкчелегендә башкарылган бу эштә халыкның демографик проблемаларына һәм структурасына җентекле анализ бар, шуңа күрә ул Татарстан мәктәпләре өчен укыту әсбабы буларак аерым брошюра итеп тә әзерләнә. Данияр Гатин жюриның барлык сорауларына да җавап бирде һәм үз эшенә югары бәя алды.
Мәскәүгә бару Норлат урманчылыгы җитәкчесе И.Й.Усманов ярдәмендә мөмкин булды. Ул Норлат мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләргә актив булыша.