ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасында катнаштылар

2014 елның 1 марты, шимбә

Яшел Үзән шәһәренең “Маяк” спорт комплексы базасында узган чаңгы ярышларында Министрлык командасын Альбина Әлмиева (финанс һәм бухгалтерия хисабы бүлеге), Раушания Камалова (юридик бүлек), Нияз Таҗмиев һәм Наил Мирсаяпов (урман фондын саклау секторы) тәшкил итте. Хатын-кызлар 1 км, ирләр 3 км дистанциядә узыштылар. Ярышларда 25 команда катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International