“Россия Федерациясенең иң яхшы колледжлары” милли конкурсын социологик тикшеренүләргә һәм экономик анализларга махсуслашкан “Статэксперт” фәнни-тикшеренү институты оештырган иде. Белем бирүдә иң сыйфатлы һәм тотрыклы эшләгән оешмаларны ачыклау максатыннан ул ел саен физик затлардан сораштыру үткәрә. 2013 елгы лауреатлар арасында Лубян техник колледжы да бар.
РФ Хөкүмәтенең 25.12.2011 2359-р ФБОУ СПО әмере белән “Лубян урман хуҗалыгы техникумы” Татарстан Республикасына бирелгән һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагында тора. 2012 елда ул “Лубян урман-техник колледжы” дәүләти мәгариф оешмасы итеп үзгәртелде. Колледж 93 ел дәвамында урман хуҗалыгы белгечләре әзерли. Шул елларда монда 8 822 урман мастеры, урман белгече ярдәмчесе, урман саклау инженеры, бухгалтер һөнәри белем алган, алар башлыча Татарстанда, Удмуртиядә, Чуашстанда, Киров өлкәсендә эшлиләр.