Татарстанның Саба районындагы Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ябык тамыр системалы утырту материалын чәчү башлады. 1 миллион элиталы европа чыршысы орлыклары салынган кассеталарның беренче партиясе теплицага урнаштырылды.
Селекция-орлыкчылык үзәге Татарстан урманчыларын яхшыртылган токымлы утырту материаллары белән тәэмин итү өчен орлыклар чәчүне дәвам итә. Шулай итеп, урманнарны үстерү һәм тергезү эшендә яңадан-яңа технологияләр иңдерелә.