Лубян авылында үткәрелгән Урман спартакиадасында Әгерҗе урманчылыгы командасы 1нче урынны алып, кубок һәм телевизор белән бүләкләнде. Урманчылык коллективының карары буенча, җитәкче-урманчы А.М.Данилов телевизорны Әгерҗе районы Көләгеш урта мәктәбенә тапшырды.
Көләгеш урта мәктәбендә узган тантаналы линейкада урманчылык җитәкчеләре, телевизорны тапшырудан тыш, О.А.Третьякова җитәкләгән мәктәп коллективын, мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Е.В.Яркәевны һәм мәктәп урманчылыгының актив әгъзалары А.Изебаевны, А.Субаевны, В.Красноперованы, В.Щекинаны Мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Урманчылар үзләре белән балалар өчен зур торт та алып килгән иде.