Митинг Меңьеллык мәйданында узды, анда политик партияләрдән, җәмәгать оешмаларыннан вәкилләр, ветераннар һәм яшьләр җыелган иде. Алар алдында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады һәм Татарстан депутатларының Кырымдагы хәл уңаеннан беренчеләрдән булып борчылу белдерүләрен искә төшерде. Республика Дәүләт Советы Кырым Автономияле Республикасы халыкларына Мөрәҗәгать кабул иткән һәм парламент делегациясе җибәргән. Анда Кырым парламентчылары, кырым татарлары вәкилләре белән очрашулар үткәрелә.
Митингта шулай ук “Татарстан профсоюзлары федерациясе” җәмәгать оешмасы рәисе Татьяна Водопьянова, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәфил Ногманов, РФКПнең ТР Дәүләт Советы фракциясе башлыгы Хафиз Миргалимов, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов чыгыш ясады.
Митинг соңында резолюция кабул ителде.