Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы Татарстан Республикасын Россия Федерациясенең иң яхшы субъекты буларак Истәлек билгесе белән бүләкләде

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

Бүләкне ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиевка Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Владимир Лебедев Мәскәүдә уза торган “Урман хуҗалыгының 2013 елгы төп эш нәтиҗәләре, 2014 елга бурычлары” дигән бөтенроссия киңәшмәсендә тапшырды. Республиканың 2013 елда урманнарны торгызуны оештыру һәм тәэмин итү буенча эшләре шулай бәяләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International