Соңгы елларда Россия Федерациясенең урман секторы БМОның Европа Экономик комиссиясе эшендә актив катнаша. Хәзергәчә ЕЭКның 72 утырышы үткәрелде, аларда урман структураларының 300ләп вәкиле катнашты, арада Россия һәм Татарстан вәкилләре дә бар иде.
Моңарчы андый чаралар Россия территориясендә үткәрелмәде. Былтыр урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев Татарстан Республикасын һәм аның урман хуҗалыгын Комитетның Финляндиядә узган сессиясендә тасвир итте.
Экологик хәлне яхшыртуның бер ысулы булып урман мәйданнарын арттыру һәм аларның сыйфатын яхшырту тора. Моңа исә Европада иң зур булган, ябык тамыр системалы 12 миллион үсенте бирә торган Урман селекция-орлыкчылык үзәге, урманнарны янгыннардан яхшы саклау, агач әзерләү һәм эшкәртүнең заманча алымнары ярдәм итә.
Казан моңарчы да берничә тапкыр дөньяның һәм Россиянең политик, экономик һәм урман хуҗалыгы җәмгыятьләренең очрашу урыны булган иде инде.
Берләшкән Милләтләр Оешмасының Урманнар һәм урман тармагы буенча Европа экономик комитетының (БМО ЕЭК) һәм Урман хуҗалыгы буенча Европа комиссиясенең Татарстанда уздырылачак сессиясе урманчылык тармагының көнүзәк проблемаларын чишү буенча конструктив фикер алышу мәйданы булачак.