Республикада янгын куркынычы югары булган ылыслы һәм катнаш урманнар 674 гектарны, ягъни бөтен урманнарның яртысын биләп тора. Министрлыкта Урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы төзелде һәм Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы белән килештерелде, ТР Премьер-министры И.Халиковтан раслатылды.
Хәзерге вакытта министрлык белгечләре тармак оешмаларына барып янгын химиясе станцияләренең һәм янгын инвентаре пунктларының әзерлеген тикшерәләр. Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР ГТХМ һәм муниципаль берәмлекләрнең көч һәм чараларын бергәлектә эшләтү буенча традицион команда-штаб өйрәнүләрен уздыру урыннары килештерелә. Апрельдә үк инде урманнарны авиация белән һәм җирдән патрульләү башланачак.