Россия Урман хуҗалыгы башлыгы урынбасары Николай Кротов 2014 елгы урман культуралары сезонына әзерлек буенча Бөтенроссия киңәшмәсе үткәрде. “Бездә язлар кыскара бара, – диде ул анда, – шуңа күрә культуралар булдыру буш сүз булмаган регионнар барлык кирәкле эшләрне тиз арада һәм җитез эшләү чараларын күрергә тиешләр. Беренче апрель – урман культуралары эшләрен башлау өчен кискен чик менә шул, аны безгә законнар түгел, ә урман биологиясе үзе куша. Быел синоптиклар илнең күпчелек өлешендә иртә, кыска һәм эссе яз фаразлыйлар.”
Киңәшмәдә “җитәкчеләр урманнарны торгызу планнарын үтәмәгән өчен шәхси җавап тота”, дип белдерелде. Н.Кротов сүзләренчә, быел урман культуралары сезоны законнар тамырдан үзгәргән шартларда башлана. РФ Дәүләт Думасы РФ Урман кодексына урманнарны торгызуга турыдан-туры карый торган төзәтмәләр кабул итте – урманнарны торгызуга федераль мониторинг кертелә, урман культураларын урман белән капланган мәйданнарга күчерү өчен хокукый нигез барлыкка килде.