Бәйге өченче ел рәттән уздырылды. Ул кышкы балыкчыларда зур кызыксыну уята: быел Нормабаш авылы янындагы сулыкта 70тән артык кеше җыелды.
“Балтач” тыюлыгы башлыгы А.Фәрхетдинов бәйгедә катнашучыларны аның кагыйдәләре белән таныштырды. Матур көйләр тыңлый-тыңлый, үзләренә уңыш тели-тели, балыкчылар 2 сәгать буе үз осталыкларын күрсәттеләр. Конкурс судьялары һәм тотылган балыкны бәяли барып, җиңүчеләрне шундый номинацияләр буенча билгеләде: иң оста балыкчы, иң олпат балыкчы, иң ерак кунак, иң ырамлы балыкчы һәм туган көнен үткәрүче балыкчы. Бәйгенең абсолют җиңүчесе дип Балтачтан килгән Алексей Григорьев танылды.
Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, дипломнар һәм китаплар бирелде.