Быел республика халкы катнашында Агач утырту көннәре 26 апрельдән 4 октябрьгә кадәр үткәрелә. Бу даталар климат шартларын һәм 2011 елдан бирле үткәрелә килгән шундый чараларның уңай тәҗрибәсен исәпкә алып билгеләнде. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Агач утырту көннәренә әзерлек алып барыла, аны үткәрү өчен җаваплы белгечләр билгеләнде. 2013 елгы шундый акцияләрдә 730 гектардан артык мәйданга 2.8 млн төрле ассортиментлы агач утыртылган, бу эштә 35 меңнән артык кеше катнашкан иде.