Законга 2014 елның 12 мартында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кул куйган. Урман кодексына кертелгән үзгәрешләр Россия Федерациясе субъектларына озайлы нигездә урман эшләрен башкару өчен җаваплы дәүләти урман хуҗалыгы оешмаларының яшәве өчен хокукый нигезләрне яңадан торгызырга, урман хуҗалыгын алып бару өчен махсус бюджет оешмалары төзергә, урман хуҗалыгы эшләрен конкурс процедурасыннан тыш башкарырга, продукция һәм хезмәт күрсәтүләр белән акча эшләргә мөмкинлек бирә.
“Российские лесные вести” газетасына биргән интервьюсында (28.02.2014, №28) министр Наил Мәһдиев: “Махсус оешмалар – урман эшләрен оештыруның оптималь формасы булып тора. Шуңа күрә, Татарстан күптәннән инде үз юлы белән китте – урманнарны саклау, яңадан торгызу эшләрендә бездә 20дән артык “Урман” махсус бюджет оешмасы эш итә. Шундый оештыру алымы аркасында без кадрларны һәм матди-техник базаны саклап кала алдык. Татарстан Республикасы үзе нигезләгән оешмаларга ярдәм күрсәтә. Нәтиҗәдә эш һәм сарыф ителгән чаралар өчен, урман үстерүнең сыйфаты өчен, урманнарны саклау өчен оешма җитәкчеләре шәхсән җавап тоталар”, – дип белдерде.