Яшь спортчыларга бүләкләр

2014 елның 18 марты, сишәмбе
Балык Бистәсе районы Күки урта мәктәбе урманчылыгына “Кызыл Йолдыз”
урманчылыгы актив ярдәм күрсәтә. Урман белгечләре җитәкчелегендә мәктәп балалары
агач утырталар, питомникта үсентеләрне карыйлар, дару үләннәре җыялар.
Мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр күптән түгел Лубянда уздырылган
спартакиаданың чаңгы узышларында да катнаштылар. Шушы көннәрдә “Кызыл Йолдыз”
урманчылыгы җитәкчесе-урманчысы урынбасары в.б. И.Н.Большаков Күки мәктәбендә
булып, аның директоры Р.М.Мөхәммәтшинга балаларга экологик тәрбия бирүдә ярдәме
өчен рәхмәт белдерде һәм спартакиадада актив катнашкан Энҗе Сафинага, Гөлчәчәк
Хәмидуллинага, бертуган Фоат һәм Фаил Насыйбуллиннарга Мактау грамоталары
тапшырды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International