“Леса Татарстана” газетасының чираттагы саны

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР Урман үстерүчеләр җәмгыяте һәм Урман тармагы
эшчәннәре профсоюзы газетасының бу саны Халыкара Урман көненә багышланган. Бастырылган
материалларның төп темасы – урманнарның әһәмияте һәм Татарстанда “яшел төзелеш”.
“Гомерлек урман” мәкаләсе Россиянең һәм Татарстанның атказанган урман үстерүчесе, Саба
леспромхозы директоры, Октябрь революциясе һәм “Почет билгесе” орденнары кавалеры, урман
тармагын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе
лауреаты Нургали Миңнехановка багышланган, 24 мартта аңа 84 яшь тулган булыр иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International