Әгерҗе урманчылыгы башлангычы белән Әгерҗе район мәгариф идарәсе шәһәрнең һәм районның барлык мәктәпләрендә “Урман белемнәре көне” үткәрә

2014 елның 21 марты, җомга
“Яшә, урман!”, “Без урманнарны саклау яклы”, “Урман – табигать байлыгы” девизлары
астында урманчылык белгечләре балаларга әйләнә-тирәбездәге урманнарның файдасы, аларны
саклау турында сөйләделәр, ТР Урман хуҗалыгы турында видеофильм күрсәттеләр. Күпчелек
мәктәпләр Урман дәресләре үткәрүгә җаваплы караган. “Белүебезчә, планетабызның, тирә-як
табигатьнең, урманнарыбызның киләчәге яшь буын карамагында. Шунлыктан аларга мондый
дәресләр бик тә файдалы”, – дип бәяләделәр Әгерҗе урманчылыгының бу эшләрен мәктәп
директорлары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International