Халыкара Урман көнендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре эшне Урман дәресләре үткәрүдән башлады

2014 елның 21 марты, җомга
Бу бәйрәмдә алар Казанның уннарча мәктәбендә булдылар, өлкән класс укучылары белән
ачык әңгәмәләр үткәрделәр. Үкенечкә каршы, күп кенә балалар урманга кулланыш җәһәтеннән
карый, ә урманнарның экологик баланстагы роле турында өстән-өстән генә белә икән. Шуңа
күрә, урманчылык турындагы иң гади белемнәрдән башларга, урманнарның табигатькә ни өчен
кирәклеген аңлатырга, урманчыларның ниләр эшләве, Татарстан Урман министрлыгының
урманнарны саклау һәм тергезү буенча ниләр белән шөгыльләнүе турында сөйләргә туры килде.
Дәрес кысалары гына җитми калды, кайбер сорауларга җавап бирү тәнәфесләрдә дәвам итте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International