Саба районында Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган XIII Бөтенроссия өстәл теннисы турниры тәмамланды

2014 елның 23 марты, якшәмбе
Саба районында РСФСРның һәм Татарстан АССРның атказанган урман белгече, “Почет
билгесе” һәм “Октябрь революциясе” орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә
багышланган XIII Бөтенроссия турниры – XIII Н.М.Миңнеханов Мемориалы тәмамланды.3
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов катнашты.
Традиция буенча турнир Саба районы Лесхоз бистәсендә үткәрелә. Быел Татарстан районнары
спортчылары арасында ярыштан тыш, мемориал кысаларында Россиянең иң көчле яшь
спортчылары турниры һәм Россиянең иң көчле спортчылары турниры да үткәрелә, приз
фондлары 200 мең сумлык, алар РФ Спорт министрлыгының бердәм календарь планына
кертелгән. Соңгысында 1нче – 8нче урыннарны алган спортчылар беруңайдан спорт мастеры
нормативын да үтәгән була.
Лесхозның боз сараенда 21 мартта башланган ярышларда 9 яшьтән 40 яшькәчә булган ирләр
һәм хатын-кызлар катнашты. Күбесе – төрле ярышларда җиңеп байтак бүләкләр алган танылган
спортчылар. Турнирның баш казые, ТРның өстәл теннисы буенча баш тренеры Руслан
Степановның әйтүенчә, бу шушы форматтагы бердәнбер турнир булып тора, анда гына
республика районнарының шулкадәр күп сандагы спортчылары катнаша. Быел катнашучылар
кимегән – 2013 елда 28 команда килгән булса, быел 17 генә килгән.
“Бу республикабызда өстәл теннисының бик яхшы үсүен күрсәтә. Аның белән Казанда гына
түгел, бөтен республикада шөгыльләнәләр”, – дип саный Руслан Степанов.
Соңгы ярышлар беткәч тә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булып узды.
Аларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев, ТР
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар
Гыйльметдинов, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР
Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, ТР Өстәл теннисы федерациясе президенты Айнур
Айделдинов котлады.
Башта дипломнар, медальләр һәм чәчәкләр Татарстан районнарыннан килгән җиңүчеләргә
бирелде. Ирләр арасында беренче урында Саба районыннан Сәгъди Исмәгыйлов, хатын-кызлар
арасында – Сарман районыннан Әлфия Халикова иде. Тулай команда хисабында беренче урынны
Саба районы командасы яулады.
Өстәл теннисы буенча традицион бөтенроссия яшьләр турнирында Сәгъди Исмәгыйлов һәм
Казаннан Кристина Гречишникова җиңүче булды.
Бөтенроссия турнирында җиңүчеләр парлы катнаш, ирләр, хатын-кызлар, ялгызлар
разрядларында билгеләнде. Ялгызлар разрядында беренчелекне Мәскәүдән Маргарита Фетюхина
һәм Михаил Гладышев яулады. Парлы хатын-кызлар арасында Казаннан Виктория Лебедева һәм
Кристина Гладышева җиңеп чыкты. Ирләр арасында исә – Карелиядән Артур Григорьев һәм
Самардан Андрей Букин. Катнаш парлар арасында беренче урынга Мәскәүдән Михаил
Гладышев белән Түбән Новгородтан Елена Абаимова чыкты.
Турнирда катнашучы иң яшь спортчы һәм тренерлар да бүләкләнде. Районның алтын мактау
билгесе, мактау грамотасы, җир кишәрлегенә сертификат һәм 100 мең сум акча Сочида узган
Паралимпия уеннары призеры Рушан Миңлеголовка бирелде.
Бүләкләрне тапшырганда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бу өстәл теннисы турнирының
елдан-ел популярлаша баруын билгеләп үтте.
“Татар-Информ” ИА.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International