Дәүләти табигать тыюлыклары белгечләре район мәктәпләрендә шөгыльләр үткәрде

2014 елның 24 марты, дүшәмбе
Алар балаларга алда торган язгы урман эшләре һәм, әлбәттә, урман янгыннарын булдырмау
турында сөйләделәр, күп кенә мәктәпләр урманга якын җирдә урнашкан бит. Кама Тамагы
районы Сөйки авылы китапханәсендә узган шөгыль “Урман – байлыгыбыз” девизы астында
узды. “Озын алан” дәүләти тыюлыгы белгече Татьяна Никитина бик күңелле һәм җанлы итеп
викторина үткәрде, сораулар шактый авыр булса да, балалар тиз һәм күмәк җавап бирделәр,
табигатьне яхшы белүләрен күрсәттеләр. Шөгыль барышында алар, олылар белән бергә, урман
аланына уйдырма сәфәр кылдылар, анда яшәүчеләр белән таныштылар, анда үскән чәчәкләргә
сокландылар, күп кенә кызыклы нәрсәләр белән таныштылар. Беркемгә дә зыян итмәделәр,
билгеле, чөнки табигатьне чын күңелдән яраталар.4
Урман дәресләрен “Чатыртау” дәүләти тыюлыгы инспекторлары Азнакай районы
мәктәпләрендә, “Ашыт” тыюлыгы белгечләре Арча һәм Әтнә мәктәпләрендә үткәрделәр.
Шөгыльләр соңында иң актив катнашучыларга истәлекле призлар бирелде, барлык укучыларга
календарьлар һәм китаплар, мәктәп китапханәләренә “Татарстанның Җир хартиясе”
тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International