ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының административ бинасында хезмәткәрләрне эвакуацияләү буенча тактик өйрәнү уздырылды

2014 елның 4 апреле, җомга
Мобилизация эше һәм дәүләт серен саклау белгече С.Арипов 30 секунд эчендә бинада
шартлы янгын башлану турында дежур каравыл постына хәбәр итте. Җитештерү бүлеге
башлыгы Нияз Имамиев җитәкчелегендәге янгын сүндерү звеносы бинаны бер
этажындагы шартлы янгынны сүндерде. Министрлык хезмәткәрләре 3 минут та 42 секунд
эчендә эвакуацияләнде. Өйрәнүләрдә катнашкан ОПГС башлыгы урынбасары Ленар
Баһаветдинов ТР Урман хуҗалыгы белгечләренең оешканлыгына һәм өйрәнүләрне
әзерләүгә югары бәя бирде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International