Соңгы елларда Татарстан урманчылары Казакстан шәһәрләре яшелләндерүендә актив катнаштылар. Татарстан питомникларында үстерелгән утырту материаллары Актүбә яшелләндерүендә кулланылган иде. Бу чак Татарстанга Кызыл Урда дәүләт аграр университеты укучылары һәм укытучылары килде. Казан аграр университетыннан эштәшләре белән бергә алар Лубяны урман техникасы көллиятенә барып, киләчәк урманчыларны тәрбияләү процессы һәм укучылар тору шартлары белән танышты. Казакстан делегациясе өчен концерт программасы әзерләнгән иде.