2014 елның янгын куркынычы сезоны Россиядә гадәти сроклардан ай ярымга алдан башланды. Табигать янгыннары гадәттә әле башлана гына торган вакытка ил буенча инде 500 урман янгыны кабынган, бу турыда 2 апрельдә регионнар белән уздырган селектор киңәшмәсендә РФ Хөкүмәте рәисе Д.А.Медведев хәвеф белән сөйләде.
Коры каудан яндыру безнең илдә системалы проблема булып тора. Күпчелек очракта кауданны белгечләр түгел, ә халык яндыра, һәм матди чыгымнар сорый торган янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәп тормый, шул сәбәпле ут торак пунктларга, экономика объектларына, урман фонды җирләренә күчә. Авыл хуҗалыгында контрольсез каудан яндырудан ел саен 160 эре урман янгыны чыга, алар бик зур экологик һәм экономик зыян китерәләр. Коры үлән яндырганда без табигатькә шактый зыян салабыз: черемә барлыкка килүнең табигый процессы бозыла, шунлыктан туфракның уңдырышы түбәнәя. Каудан яндырганда бөҗәкләр, шул исәптән үсемлекләрне серкәләндерә торганнары юк ителә, җирдә урнашкан кош оялары яна. Үләнгә ут төртүдән туфракның файдалы микроорганизмнары, шул исәптән үсемлекләрне чирләрдән саклый торганнары да һәлак була. Көчле каудан янгыннары вакытында үләндә яисә өске туфрак катламында яшәүче барлык имезүчеләр диярлек янып яисә төтенгә тончыгып үлә.
Коры үләнгә рөхсәтсез ут төртеп урман янгыны чыгарган өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.32 статьясында гражданнарга 2 меңнән алып 5 мең сумга кадәр, вазифалы затларга 7 меңнән алып 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 50 меңнән алып 1 миллион сумга кадәр штраф салу каралган.