Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы республика урманнарының санитар-экологик торышын яхшырту буенча “Татарстанның чиста урманнары” акциясе үткәрә.
Акциягә барлык дәүләти һәм муниципаль оешмалар һәм тармаклар, предприятиеләр, уку йортлары җәлеп ителә. Аның барышында урманнар чүп-чардан, көнкүреш калдыкларыннан, ауган агачлардан һәм коры-сарыдан чистартылачак. Былтыргы акциядә 7.3 меңнән артык кеше катнашты, 400ләп предприятие, 543 урман фонды арендаторы, 25 бакчачылык ширкәте һәм кооперативы хезмәттәшлеккә җәлеп ителде. Нәтиҗәдә 4882 кубометрдан артык көнкүреш чүп-чары җыеп чыгарылды.
“Иң зур игътибар аеруча саклаулы табигать территорияләре зонасында гражданнар ял итә торган урманлы җирләргә биреләчәк, – дип белдерде Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта министр Наил Мәһдиев. – Без бу эшне былтыр ук башладык, быел дәвам итәбез. Халык өчен уңайлы урыннарда урман белән ярашлы ял зоналары корырга тырышырбыз. Былтыр урманчылыклар көче белән 135 шундый урын корылган иде, быел да кимрәк булмас”.