Шәһәр яны урманчылыгында, Татарстан Республикасы Урман янгын үзәге территориясендә “Арчалес”, “Мамадышлес”, “Приволжсклес” дәүләти бюджет оешмаларының, Саба һәм Шәһәр яны укыту-тәҗрибә урманчылыкларының урман питомникларында үстерелгән 20 мең нарат, чыршы, каен һәм башка агач токымнары үсентеләрен тантаналы озату булып узды. Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев Татарстан урманнарыннан китүче яшел йөккә хәерле юл теләде. Ул үзе дә 5 майда Бакчасарайга, шул Кырым шәһәренә инде килеп җиткән үсентеләрне утыртуда катнашырга китә.
Үсентеләр Россия Федерациясенең ярты территориясен Урман транспорт компаниясенең Камаз автомобилендә узачаклар. Йөкне министрлыкның урман үрчетү бүлегенең башкаручы киңәшчесе Тимур Галиев озата бара, үсентеләрнең һава һәм дымлылык белән тәэмин ителешен күзәтә.