ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев Урман янгыннары үзәгендә тармак оешмалары җитәкчеләре белән урманчылыкларның янгын куркынычы сезонына әзерлеге буенча киңәшмә үткәрде.
Рослесхоз белешмәләре буенча, 30 апрельгә Россиядә 85.2 мең гектарда 154 урман янгыны булган, шуларның күбесе (66 мең гектары) Байкал арты краена туры килә. РФ Табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донскойның элегрәк тануынча, кыш аз карлы һәм җылы килү аркасында янгын куркынычы дәвере Яңа елдан соң ук башланган, моңа Россия төбәкләренең күбесе әзер булмаган. Май бәйрәмнәрендә исә табигать янгыннарының Россия үзәгендә һәм Идел буенда да үрләп китүе мөмкин.
Татарстанда Урманнарны янгыннан саклау белән идарә итү буенча оператив штаб һәм Оештыру чаралары планы расланган. Биектау, Кайбыч, Лениногорск, Лаеш һәм Саба районнарында сезонга куәтле, заманча техника белән җиһазланган III типтагы янгын химиясе станциясе (ПХС) һәм 18 ПСХ‑II әзерләнгән. ПСХ командалары “Урман янгыннарын сүндерү тактикасы һәм техникасы” дигән программа буенча өйрәтелгән.
Урманчылыкларда дәүләти, шул исәптән янгынга каршы күзәтчелек өчен булган бөтен автотехника ягулык белән тәэмин ителгән. 609 кешедән торган 203 ирекле янгын дружинасы оештырылган, алар урман фондын билгеләнгән маршрутлар һәм расланган графиклар буенча күзәтеп йөриячәк.
Май аенда, Лаеш урманчылыгында, урман янгыннарын сүндергәндә көч һәм чараларның үзара бәйләнешен ныгыту буенча өйрәнүләр уздыру ният ителә. «Бүгенгәчә республика территориясендә урман янгыннары булмады. Алар инде өч ел рәттән булмауга да карамастан, безгә тыныч ятарга сәбәп юк. Җәй коры килергә охшый, шуңа күрә хәлләр борчулы. Йөз очракның туксанында урман янгыны кеше гаебе белән чыга», – дип белдерде министр.