Татарстан урманчыларының Кырым Республикасына визиты кысаларында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды

2014 елның 6 мае, сишәмбе

Татарстаннан китерелгән үсентеләрне Бакчасарай шәһәрендә утырту чарасыннан соң Кырымның «Бакчасарай урман хуҗалыгы» дәүләт предприятиесе директоры Анатолий Харчук һәм Татарстанның «Шәһәр яны урманчылыгы» дәүләти казна оешмасы җитәкче-урманчысы Илнур Кәшфиев урманнарны яңадан торгызу һәм үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек бәйләнешләре урнаштыру турында килешүгә кул куйдылар. Кул кую вакытында шулай ук ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев, министрның беренче урынбасары Харис Мусин һәм Кырым коллегалары бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International