Әгерҗе урманчылыгы районның 13 мәктәбендә укучылар белән бергә Ветераннар аллеясы утыртуны оештырды

2014 елның 7 мае, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Әгерҗедән ун меңләп кеше катнашкан. Бик күпләре туган якка әйләнеп кайта алмаган, алты меңнән артык солдат мәңгелеккә яу кырында ятып калган. Яңа буын вәкилләре, Әгерҗенең мәктәп урманчылыкларында һәм урта мәктәпләрендә тәрбияләнүче 200дән артык бала Җиңү көне алдыннан Хәтер аллеяларына нигез салып, 1186 нарат, каен һәм юкә үсентесе утыртты. Барлык үсентеләрне «Әгерҗе урманчылыгы» идарәсе әзерләгән иде, агач утыртуда анда эшләүчеләр үзләре дә катнаштылар.

Киләсе елда яшел хәтер вахтасы Бөек Җиңү юбилей көненә кадәр дәвам итәчәк – аллеяларга тагын 70әр агач өстәләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International