Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында эш көне административ бина каршында истәлек чыршысы утыртудан башланды. Чакырылган урман хуҗалыгы ветераннары ТАССРның беренче урман хуҗалыгы министры, Бөек Ватан сугышы чорында Кара диңгез флотында хезмәт иткән һәм сугышчан батырлыклары өчен Ватанның күп кенә бүләкләренә лаек булган Александр Гуляев бюстына чәчәк салдылар.
Ветераннарны Татарстан урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев сәламләде һәм, бәйрәм чәе табынында, күптән түгел Кырым Республикасына барулары турында сөйләде. Анда Җиңү көне алдыннан истәлекле аллеяга нигез салынган. Ул чарада ике республиканың да урман белгечләре катнашкан, һәм бу Россия халыкларының какшамас бердәмлеген һәм хезмәттәшлеген гәүдәләндергән.