«Безнең янмавыбыз әле хәлләр гади дигән сүз түгел», – дип белдерде министр Наил Мәһдиев Министрлар Кабинетында узган брифингта

2014 елның 13 мае, сишәмбе

Журналистлар алдындагы чыгышын министр статистикадан башлады. 13 майга кадәр Россиядә инде 727 мең гектарда 6658 янгын булган. 2014 елда Идел буе федераль округында – Башкортстанда, Пермь краенда, Түбән Новгород, Киров, Ульяновск өлкәләрендә 87 гектарда 91 янгын булган. Былтыр шул ук чорда 59 гектарда 72 янгын теркәлгән булган. Наил Мәһдиев хәвефле кабатлануларны искә төшерде: җәй коры килү аркасында ТР урман фонды территориясендә дүрт ел саен янгыннар кабына икән.

Брифингта министр шулай ук урман янгыннарын булдырмауга юнәлтелгән профилактик чаралар турында хәбәр итте, 26 апрельдә узган Агач утырту көненә йомгак ясады, Бакчасарайга барып, Татарстаннан китерелгән үсентеләрдән истәлек аллеясына нигез салу турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International