Тыюлык белгече Татьяна Никитина фикеренчә, экологик культурага һәм әйләнә-тирәлеккә сак карашка нәкъ менә үсмер яшьтә өйрәтергә кирәк. Мәктәп балалары алдында чыгыш ясап, ул дөрес карашлар өчен кирәкле багажны белем алу гына бирә, дип белдерде. Балаларга «Экологик культура – Россиянең киләчәге» дигән фильм күрсәтелде. Класс җитәкчесе Е.В.Чернова һәм биология укытучысы Н.В.Гафарова класста балаларның табигать турындагы рәсемнәре күргәзмәсен оештырганнар иде. Тыюлык белгечләре класска «Татарстанның Җир хартиясе» дигән китап һәм «Урман дозоры» дигән балалар эшләре җыентыгы бүләк иттеләр.