Мәскәү өлкәсе Пушкино шәһәрендә үсмерләрнең «Подрост» («Үсенте») бөтенроссия урман конкурсының финал этабы бара

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Конкурсны Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, Урман хуҗалыгы комитеты һәм Мәскәү өлкәсе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы үткәрә. Конкурсның федераль (читтән торышлы) этабы нәтиҗәләре буенча, финалда катнашуга Россиянең 46 субъектыннан өлкән класс укучылары, урта һөнәри белем оешмалары студентлары, мәктәп урманчылыгы җитәкчеләре, барлыгы 101 кеше чакырылган.

Татарстан Республикасыннан конкурста Арча урманчылыгының «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгы һәм Лубян урман-техник колледжы катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International