Кырым Республикасының Бакчасарай шәһәрендә кырым татарларын илдән сөрү корбаннары истәлегенә агачлар утыртылды

2014 елның 18 мае, якшәмбе

Агач утыртуда Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе А.А.Сәфәров, КР Бакчасарай район хакимияте башлыгы И.Р.Үмәров, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Х.Г.Мусин катнашты. Утырту өчен үсентеләр «Шәһәр яны өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы» ДБИнең базислы урман питомнигыннан китерелгән иде. Яңгырга да карамастан (ә ул үсентеләр ныгып китсен өчен иң яхшы шарт булып тора), агач утыртуга шактый күп Бакчасарай кешеләре килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International