Татарстанда 22-23 майда Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Табигый байлыклар, табигатьтән файдалану һәм экология комитетының күчмә «түгәрәк өстәле» үткәрелә

2014 елның 21 мае, чәршәмбе

Түгәрәк өстәл утырышында РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Владимир Лебедев, Дәүләт Думасының Табигый байлыклар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты рәисе Владимир Кашин, фәнни һәм гамәли урман җәмәгатьчелеге вәкилләре, урман хуҗалыгы һәм экология белгечләре катнашачак.

Комитет утырышы 22 майда Саба урманчылыгында уздырыла. 23 майда исә анда катнашучылар «Алабуга» АЭЗда, Түбән Кама һәм Әлмәт районнарында урнашкан объектлар белән танышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International