22 май – Халыкара биологик төрлелек көне

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

2000 елда Генераль Ассамблея ел саен 22 майда Халыкара биологик төрлелек көнен билгеләп үтәргә карар итте, бу көнне 1992 елда Биологик төрлелек конвенциясенең килештерелгән тексты кабул ителгән. Бүген ул конвенцияне 200ләп дәүләт яклый.

Халыкара биологик төрлелек көненең төп бурычы – Җирдә күп кенә флора һәм фауна вәкилләренең мәңгегә юкка чыгу проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү. Планетабызның биологик төрлелеге кыскара бара, экологик тигезләнеш һаман да үзгәрешләргә дучар ителә. Экологик системаларның 60%ка якыны таркала яисә аңсыз кулланыла, бу исә биологик төрлелек югалуга һәм башка авыр нәтиҗәләргә китерә, ә алдагы 50 елда хәлләр тагы да авыраерга мөмкин.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы 2014 елгы Көннең темасы итеп Утрауларның биологик төрлелеген сайлаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International