Киңәшмәгә кадәр депутатлар урман хуҗалыгын комплекслы алып бару белән таныштылар: агач эшкәртү комплексы цехларында булдылар, III типтагы «Саба» янгын-химия станциясен һәм Урман селекция-орлыкчылык үзәге теплицаларын карадылар. Аннары, Үзәкнең утырышлар залында, «Урманнарны яңадан торгызу һәм үстерү өлкәсендә хокукый көйләнеш: бурычлар, проблемалар, перспективалар» дигән темага «түгәрәк өстәл» үткәрелде.
Утырышта РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Владимир Лебедев, Дәүләт Думасының Табигый байлыклар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты рәисе Владимир Кашин, ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев, фәнни һәм гамәли урман җәмәгатьчелеге вәкилләре, урман хуҗалыгы һәм экология белгечләре катнашты.
Депутатларга мөрәҗәгать итеп, министр Наил Мәһдиев: «Татарстан кебек аз урманлы төбәкләр үз хуҗалык эшчәнлеген законнар белән яклауга мохтаҗ, шул чакта гына барлык урман хуҗалыгы эшләре иң аз чыгымнар һәм урман өчен иң күп файдалар белән башкарылачак. Без ул мәсьәләләрне урынга килеп тикшерүне шуңа күрә сорадык та» – дип белдерде.
Күчмә утырышка йомгак ясап, Владимир Кашин болай диде: «Тулаем Россиядә урманнарның юкка чыгу темпы аларны яңадан торгызу темпларыннан тизрәк бара, дип танырга туры килә. Шуңа күрә урманнарны яңадан торгызу мөһим мәсьәлә булып тора. Хәзерге вакытта Россиядә киселгән мәйданның чама белән 10%ына гына агач үсентеләре утыртыла. Шуларның да яртысы һәлак була. Димәк, без урман питомниклары, орлыкчылык һәм үсентеләрне карау мәсьәләләренә җитди керешергә, селекция үзәкләрен үстерергә тиешбез. Россиянең милли байлыгы булган урманнарны шулай гына саклап кала алабыз. Татарстанда без бу проблеманың чынлыкта ничек чишелгәнен күрдек.»