Православие храмнарын яңадан торгызу эшләре план-график буенча бара

2014 елның 26 мае, дүшәмбе

Хәзерге вакытта “Кама урманчылыгы” дәүләти казна оешмасы һәм “Кама урманы” дәүләти бюджет оешмасы Мамадыш районы Албай авылында чиркәү фундаментын салып бетерде, төп бура һәм алтарь бурасы әзер. Чиркәүнең гөмбәзе корыла, түбәсе ябыла. Авыл халкының соравы буенча эшләр июль башына, керәшеннәрнең Питрау көненә кадәр төгәлләнергә тиеш. Чиркәү төзү белән бер үк вакытта истәлекле нарат һәм чыршылар утыртылды.

Балык Бистәсе районы Керәшен Казилесе авылында “Кызыл Йолдыз урманчылыгы” ДКО һәм “Кызыл Йолдыз урманы” ДБО чиркәүнең төп бурасын, алтарен һәм ике чаң манарасын корып бетерде. Идән һәм түшәм өчен агач материаллары әзерләнә. Аннан тыш, бу атнада Казиле чиркәвен салу урынына бура китерүне төгәлләү күздә тотыла.

Яңа Чишмә районы Ленино авылы чиркәве өчен дә төп бура буралган (башкаручысы – Әлмәт урманчылыгы һәм “Альметлес” оешмасы), идән һәм түшәм өчен агач әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International