25 апрельдән 29 майгача Татарстанның табигать саклау инспекторлары республика сулыкларында 214 закон бозу очрагын ачыкладылар

2014 елның 2 июне, дүшәмбе

«Уылдык чәчү – 2014» операциясе кысаларында үткәрелгән рейдлар вакытында РФ КоАП 8.39 ст. буенча административ хокук бозу турында 86 беркетмә төзелде. 31 материал җинаять эше кузгату өчен ТР буенча Эчке Эшләр министрлыгына тапшырылды. Закон бозучылардан 112 табигатьтән законсыз файдалану коралы, шул исәптән 106 җәтмә, шулай ук 160 кг балык йолып алынды. Физик затларга барлыгы 225 мең сумлык штрафлар салынды, закон бозучылардан 159.5 мең сум зыянны каплату билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International