Санитар-экологик икеайлыкка йомгак ясалды

2014 елның 2 июне, дүшәмбе

Татарстанның дәүләти урман инспекторлары һәм табигать саклау инспекторлары 2014 елның 1 апреленнән 28 маена кадәр үткәрелгән рейдлар барышында урманнарда 120 рөхсәтсез каты көнкүреш калдыклары ташлау урынын ачыклады, әлегә кадәр барысы да бетерелгән.

Рейдлар барышында административ хокук бозу турында 75 беркетмә, шул исәптән РФ КоАП 8.39 ст. буенча 9 физик затка һәм 1 вазифалы затка, РФ КоАП 8.31 ст. буенча 65 физик затка беркетмәләр төзелде. Барлыгы 188.7 мең сумлык штрафлар салынды. Хәзергәчә шуларның 6 мең сумы түләтелгән.

Хисап чорында тулай мәйданы 4045.5 кв.м һәм күләме 87 кубометр булган 65 рөхсәтсез каты көнкүреш калдыклары ташлау урыны ачыкланды, барысы да бетерелде, 87 кубометр чүп-чар рөхсәтле чүплекләргә күчерелде.

Моннан тыш, «Урманчылык» ДКО федераль һәм республика әһәмиятендәге юллар, трассалар буендагы 8 гектар урман массивыннан 18 кубометр коры-сары җыештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International