РФ Дәүләт Думасының Табигый байлыклар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты рәисе Владимир Кашин ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка телеграмма юллады

2014 елның 3 июне, сишәмбе

Телеграммада В.И.Кашин Президентка Дәүләт Думасының Табигый байлыклар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты делегациясенең Татарстанга визитын оештыруда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдергән. Аның сүзләренчә, Комитет «чараларны оештыруның тиңе булмаганча югары дәрәҗәсен» бәяләгән. В.Кашин Россия Федерациясенең табигый байлыкларны һәм табигатьне саклау турындагы законнарын камилләштерү юлында, табигатьтән файдалану һәм экология өлкәсендәге башка көнүзәк проблемаларны чишүдә арытаба да конструктив һәм уңышлы хезмәттәшлеккә өмет белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International