«Кызыл Йолдыз урманчылыгы» дәүләти казна оешмасы һәм «Кызыл Йолдыз урманы» дәүләти бюджет оешмасы Балык Бистәсе районы Керәшен Казилесе авылындагы чиркәүнең 7 метр биеклеге төп бурасын һәм 5.1 метр биеклеге янкормасын салырга кереште. Алтарь бурасы һәм 4 метр биеклеге 2 чаң манарасы ташыла, идән һәм түшәм өчен агам материаллары әзерләнә.